Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Наркомания - афәт ул!

23-29 июньдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы наркотик чаралар куллануны профилактикалау атналыгы (26 июньдә Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан) уздырылуын игълан итте.

Наркотиклар куллануның һәм наркотикларга бәйлелекнең таралуы - хәзерге җәмгыятьнең иң җитди проблемаларының берсе. Наркотиклар — нерв системасына йогынты ясарга һәм кешенең аңын үзгәртергә сәләтле матдәләр. Барлык наркотиклар да баш миендә бара торган химик процессларда катнаша, аларны үзгәртә һәм бәйлелек үсешенә китерә – даими рәвештә психоактив матдә кабул итәргә кирәк була.

Наркомания — психоактив матдәгә каршы тора алмаслык тартылу. Наркомания үсешенең төп билгесе: наркотикка ияләшү, дозаны һәм кабул итү ешлыгын арттыру зарурлыгы, наркотикка физик бәйлелек барлыкка килү – чираттагы доза булмаганда абстинент синдромы, яки «ломка» барлыкка килү.

Барлык психоактив матдәләр дә — агу, ми күзәнәкләре һәлак булу аркасында наркоманның фикерләве бозыла, интеллекты һәм хәтере кими. Организмдагы барлык агуларны бавыр зарарсызландырга күрә, наркотиклар куллану аның күзәнәкләренең үлеменә һәм цирроз үсешенә китерә. Ә организм системаларын даими стимуляцияләү аркасында наркоманнарның йөрәк мускулы бик тиз йончый һәм иммунитет сизелерлек кими.

Наркотиклар куллану шизофрениядәге кебек психик үзгәрешләр китереп чыгара: йомыклык, эмоциональ реакцияләрнең ярлылануы, тоемлауның, хәрәкәтнең бозылуы. Моннан тыш, уртак шприцлардан файдалану һәм җенси гигиенаның булмавы аркасында наркоманнар еш кына бер-берсенә В һәм С гепатиты, сифилис һәм ВИЧ-инфекция йоктыра.

Наркоманнарның күбесе - яшьләр. Наркотиклар татып карау теләге, күпчелек очракларда, «компания өчен», өлкәнрәк булып күренергә теләү аркасында, «проблемалардан читләшү», яки көчле кичерешләр алу өчен барлыкка килә.

Наркоман үзенең күпчелек социаль элемтәләрен югалта, элекке дуслары белән кызыксынмый башлый, ә аның үз мәнфәгатьләренең төп максаты - чираттагы дозаны эзләү һәм куллану. Наркотиклар кулланудан үлем тиз килә, бу яшьләр арасында үлүчеләр санын арттыра.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев