Ни өчен кыш көне без күбрәк тоз ашыйбыз?
Кышын кешеләр тозны күбрәк ашый, дип әйтә Әтнә үзәк район хастаханәсе кардиологы Фәйзали Хәлимзода.
Россиялеләр арасында аны уртача куллану тәүлегенә 12-13 граммга җитә, ә тәкъдим ителгән тәүлеклек норма – 5 грамм гына. Ни өчен кыш көне без күбрәк тоз ашыйбыз? Кышын тәнебез җылылык һәм витаминнар кытлыгын компенсацияләргә омтыла, калорияле һәм тозлы ризыкларга аппетит арта. Өстәвенә, татар һәм рус кухнясы традицион кышкы ашларга бай, анда тоз күп. Ни өчен бу куркыныч?
Тозны артык куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары, артериаль гипертензия һәм инсультлар барлыкка килү куркынычын арттыра. Нәрсә эшләп була?
Әзер продуктлар һәм ярымфабрикатлар сатып алмагыз. Аларда бик күп яшерен тоз бар.
Минималь күләмдә табигый тоз һәм тәмләткечләр кулланып, ризыкны мөстәкыйль әзерләгез.
Ашамлыкларга тоз урынына тәмләткеч һәм үләннәр кулланыгыз.
Организмга яңа тәм тойгыларына күнегергә мөмкинлек биреп, рациондагы тоз микъдарын акрынлап киметегез.
Даими рәвештә кан басымын үлчәгез һәм шәхсән сезнең өчен тоз куллануның оптималь дәрәҗәсенә карата табиб белән киңәшләшегез. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев