Ничек көчле һәм сәламәт булырга?
Бу сорауларга балалар бакчасында табиб-педиатрыбыз Ләйсән Хәкимова җавап бирде.
Ә без аның киңәшләрен бераз тыңлап тордык та уртаклашабыз.:
Файдалы ризыклар: яшелчә, җиләк-җимеш һәм сөт ашарга кирәк. Ул чагында без тиз үсәчәкбез һәм сирәк авырачакбыз
Йөгерү, сикерү һәм урамда уйнау файдалы. Бу безне көчлерәк һәм күтәренкерәк итә.
Планшет яки телефон экраннары артында азрак вакыт үткәрегез. Бу күрү һәм нерв системасы өчен файдалы.
Көн режимын саклагыз: вакытында йокларга ятыгыз, көндез ял итегез.
Юынырга, ашар алдыннан кулларны юарга, иртән һәм кич тешләрне чистартырга кирәк. Шулай итеп без микроблардан сакланабыз.
Хәзер балалар үз сәламәтлекләрен ничек кайгыртырга икәнен беләләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев