Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өченче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар артуын дәвам итә.

Соңгы тәүлектә республикада тагын 193 кеше әлеге инфекцияне эләктергән (11 мартта – 177, 12 мартта 184 очрак ачыкланган иде).

Тугыз пациент (моннан бер көн элек – 25 кеше) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 200 547 очрагы теркәлгән, 197 130 кеше (шуларның 200е – узган тәүлектә) терелгән. Моннан бер көн элек 237 кешенең савыгуы турында билгеле булган иде.

Коронавирустан вафат булучылар саны инде бер айдан артык үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 10 268 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 619 пациент хастаханәгә озатылган, 9 476 кеше терелгән. 34 кеше инфекция корбаны булган.

Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев элегрәк белдергәнчә, соңгы атнада шәһәрдә коронавирус инфекциясен йоктыручылар республикадагы уртача күрсәткечтән 3,2 процентка узып киткән. Автокала мэры Наил Мәһдиев шәһәр халкына битлек режимына кире кайтырга киңәш итте.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев