Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

“Районыбыз кабат оешуны өзелеп көттек”

44 ел дәвамында Әтнә үзәк больницасында көч куйган әлеге ханым районыбыз оешкан чорлар турында көннәр буе сөйләргә мөмкин.

Матурлап-сырлап әдәби телдә әйтсәк, кабат оешкан 35 еллык районыбыз тарихының тере шаһиты ул. Мәкаләбез герое – акушер Резеда Габдрахманова. 
Эшен аеруча яратып, җаваплы карап башкара дию генә бик коры яңгырар кебек. Ихлас күңелле; дәва белән бәйле бик кечкенә нечкәлекне дә күңел күзеннән игътибарсыз уздырмый. Бу очракта аеруча ассызыкларга тиешлесе – бу хезмәтен инде 44 ел дәвамында башкара.

“Бала туу – хатын-кыз тормышындагы иң гүзәл һәм онытылмаслык мизгел”, – дип саный ул.
Үзебезнең Олы Әтнә кызы ул. 1978 елны Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлагач, Казандагы медицина көллиятендә белем ала. Шөкер, хезмәт эшчәнлеген үзебезнең больницада ук башлап җибәрә. Хәер, максатыбыз аның хезмәт юлын чагылдыру түгел. Шулай да әңгәмәдәшебезнең Әтнәдә ни дәрәҗәдә хөрмәтле булуын ассызыкламыйча калып булмый.
“Ул безнең балаларның “кендек әбисе”. Аның тырышлыгы аша хәзер инде ул балаларым үзләре Әни!”
“Үз эшенең чын остасы ул”.
“Резеда апай! Сезне яратабыз, хөрмәт итәбез”. – Социаль челтәрдә аны котлаган фотографияле пост астына язылган комментарийлар бу.

“Әтнә районы кабат оешкан елларны искә алыйк әле?” – Резеда Габдрахмановага шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Районыбыз кабат оешуны өзелеп көттек. Безгә, больницада эшләүчеләр өчен ул аеруча мөһим булды, – ди ул.
Ул еллар тарихын кабат актарсак, ул чорда “Тукай” совхозы җитәкчесе һәм Әтнә районын кабат оештыру артыннан башлап йөрүче Габделәхәт Хәкимов Татарстан Югары Советына сайлауларга үз кандидатурасын куеп, халкыбыз өчен гаять мөһим булган наказлар кабул итеп алды. Арадан иң әһәмиятлесе – районыбыз оешу белән бәйле булды. Әлбәттә, иске, караңгы, агач больницада эшләүче акушер күзлегеннән чыгып карасак, икенче мөһим наказ – яңа больница төзү булгандыр. Шуңа күрә соңрак районыбыз башлыгы итеп сайланган Габделәхәт Хәкимовка ихлас рәхмәтле ул.
– Ә бит ул алган наказларның барысы да үтәлде, – ди.
Шулай да больницаны кулланышка тапшыруда турыдан-туры катнашы булу сәбәпле, ул әйткәннәрдән чыгып, бу хакта киңрәк язу урынлы булыр.
– Көне-төне эшләдек дияргә була. Җыештырдык, ташыдык, менгердек, төшердек... Кыскасы, төзүчеләр нинди эш кушсалар, шуны үтәдек, – дип елмаеп искә ала.
Юк, зарланып түгел, ки­ре­сенчә, шул чорны сагынып телгә ала ул.
Әле бит гамәлдәге иске больницада да эш дәвам итә. Үз хезмәтеңне дә тиешенчә башкарырга кирәк, “Тизрәк ачарга да, рәхәтләнеп эшли башларга”, дип яңасының төзелешенә дә үз өлешеңне кертү кирәк.
– Больница кырмыска күче белән бер иде. Кемнең кайчан һәм кайсы объектта булачагы алдан ук билгеләнә иде. Әмма шул чор – иң күңеллесе булды, – дип саный.
Больница хезмәткәрләре генә түгел, биредә бөтен район оешмалары көч куя.
Тагын бер күңеленә тигән үткәнне искә алып үтте. 
“Юл юк. Ерак авыллардан бә­бәй­ләргә дип тракторларда киләләр иде. Тракторлары батып калган, шуңа күрә   соңарып килгән, бары акушерлар тырышлыгы нәтиҗәсендә ге­нә тиешле ярдәм күр­сәткән чаклар да күп булды”, – ди.
Бу очракта районыбыз кабат оешканнан соң тоташ бер челтәр булып каплап алган асфальт юлларны күз алдында тота ул. Күпмедер көлке тоелса да, танырга кирәк – үз районыбыз оешмаса, әле бүген дә күп авыллар асфальтны күрә алмас иделәр...
Әлбәттә, акушер ханым бу чорда бергә эшләгән хезмәттәшләрен искә алып үтте.
– Иске больницада, гомумән, бер команда булып эшләдек һәм яшәдек. Кечкенә коллективта һәм кечкенә бинада шулай булуын үзегез дә беләсездер инде. Төнлә кизү торган вакытта бергә утырып, чәй кайнатып эчүләргә кадәр сагындыра. Бәхәссез, беренче чиратта барлык элекке коллегаларымны, аерым искә алсак Аида Низамова, Зөбәйдә Абдурашитова, Сырдарья Имамиевна, Мөнирә Батыева, Гүзәл Фәрит кызы, Лилия Закирҗанова һәм әлбәттә, гел ярдәм кулы сузган хирурглар Азат Гарипов, Сәлим Измайлов, соңрак коллективка кушылып, әле бүген дә тырышып эшләүче Әлфия Мөхәмәтова, Зөһрә Галиуллина бик якын дусларга, киңәшчеләргә әйләнделәр, – дип өсти.
Тагын бер хәтер сандыгыннан өстерәп чыгарганы – күпмедер дәрәҗәдә яңа больница белән дә бәйле. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре – санитарка апалар сугыш чорын яхшы хәтерлиләр. Белемнәре булмаса да, киләчәкне күзаллый беләләр, күрәсең. “Киләчәктә яңа, зур больницада үкчәле туфлиләр белән йөрерсез әле”, дия торган булалар. 
Яңа больницага әйләнеп кайтсак, аның өстенлеге, халыкка файдасы гаять зур булды, дигән фикердә ул. Ни генә димәсеннәр, яңа больницага яңа аппаратлар, инновацион инструментлар кайтарыла. Сүз дә юк, медицина персоналының үз алдына куйган бурычлар планкасы да күтәрелә. Әмма нинди генә заманнар булмасын, Әтнә больницасы акушерлык бүлегенең горурланырлык зур бер күрсәткече бар – шөкер, биредә бер генә бала табучы хатын-кызның үлеме теркәлмәгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев