Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Роспотребнадзор бәйрәмнәрдән соң ковид белән авыручылар артуын фаразлый

Галимнәр «омикрон»ны коронавирус инфекциясенең иң йогышлы варианты дип саный.

 Бәйрәмнәрдән соң Россиядә Covid-19 инфекциясе белән авыручылар кабат артуы көтелә. Бу «омикрон» штаммы таралуы белән бәйле.

«Бәйрәм азагында яки алар тәмамлангач та авыручылар саны артырга мөмкин, бу «омикрон» штаммының таралуы белән бәйле», — дип сөйләде «Россия 1» телеканалы эфирында Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов.

Галимнәр «омикрон»ны коронавирус инфекциясенең иң йогышлы варианты дип саный. Әмма яңа штамм әлегә чирне катлауландырмады һәм үлүчеләр саны артуга китермәде, шуңа алар уңай фаразлар ясый.

Кичә Кипрда беренче тапкыр «дельта» белән «омикрон» штаммнарының катнаш варианты ачыкланды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/10-01-2022/rospotrebnadzor-b-yr-mn-rd-n-so-kovid-bel-n-avyruchylar-artuyn-farazlyy-5846880

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев