Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә бер атна эчендә коронавирус белән авыручы 1172 кешене хастаханәгә салганнар

Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны соңгы атнада 31,6 процентка арткан.

Бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча Федераль оператив штаб хәбәренә сылтама белән РИА Новости яза.

«Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 3,7 тәшкил итте һәм аннан алдагы атна белән чагыштырганда 31,6 процентка артты. Ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда, Россия Федерациясенең 53 субъектында, шул исәптән 10 төбәктә авыручылар саны арткан», — диелә хәбәрдә.

Соңгы атнада Россиядә коронавирус белән авыручы 1 172 кеше хастаханәгә салынган, бу узган атнага караганда 13,2 процентка күбрәк. Ил буенча уртача күрсәткечкә караганда, Россиянең 36 субъектында, шул исәптән 11 төбәктә хастаханәгә салу саны арткан, дип билгеләп үттеләр оператив штабта.

Бер атна эчендә коронавирус инфекциясе белән чирләүче 3 655 кеше савыккан, бу узган атнага караганда 17,8 процентка күбрәк. 16 кеше бер атна эчендә үлгән, дип белдерәләр оперштабта.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев