Сак булыгыз – грипп килә
Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова сүзләренә караганда, 10 сентябрь көненә район больницасына балалар өчен – 990 доза, медицина хезмәткәрләренә 130 доза гриппка каршы вакцина кайткан.
Моннан тыш, агымдагы атнада ук олылар өчен дә кайтуы көтелә. Бүгенге көндә 1110 кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Шунысы шатландыра, грипп диагнозы куелучылар юк.
Инде “әпч-чи”, “эхек-эхек”ларның соңгы көннәрдә шактый күбәюе сер түгел. Эпидемиягә әйләнгәнче саклык чараларын күрү зарур. Бу нисбәттән кемдер иммунитетын ныгыта, кемдер вакцинация ясата, арадан “Грипп миңа тими ул” диючеләр дә бар. Шулай да гриппның ачык симптомнарын белеп тору кирәк, болар – югары температура, тән калтырау, мускуллар, шул исәптән күз кабаклары авырту, тамак кытыкланып тору, йөткерү. Гомумән, гриппка өстән карау ярамый, аның “осложнение” бирү куркынычы бик зур.
Гриппның авыр формаларының билгеләре түбәндәгеләр.
– Тән температурасы 40 градустан, 3 яшькәчә балаларда 39 градустан артып китә;
– Сулыш алу кыеная һәм арта, һава җитми;
– Тән тиресе зәңгәр төскә керә;
– Күкрәктә авырлык сизелә;
– Саташу;
– Геморрагик синдром көчәя;
– Көзән җыера.
Гриппка, гадәттә, 3 яшькә кадәрге балалар, көмәнле хатын-кыз, 65 яшьтән өлкәннәр, хроник авыруы булучылар, иммунитеты түбән булучылар һәм ВИЧ-инфекциялеләр тизрәк бирешә.
Ничек үзеңне грипп йоктырудан саклап калырга?
Грипп билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәләргә кермәгез. Кирәк булган очракта саклану өчен маска киегез.
Даими рәвештә кулларны сабын белән юыгыз яки спирт эретмәләре белән сөртегез. Авызыгызга һәм борыныгызга юылмаган куллар белән кагылмагыз.
Кешеләр күп җыелган урыннарда, ябык бүлмәләрдә сирәгрәк булырга тырышыгыз.
Бик нык йөткергән һәм төчкергән кешеләр янында тормагыз.
Гриппны профилактикалау чаралары
Гриппны профилактикалау өчен күбрәк витаминнарга бай ризыклар – суган, сарымсак, кәбестә, мүк җиләге, карлыган, сырганак, нарат җиләге, лимон, бал һәм башка ризыклар белән тукланырга кирәк.
Иммун системасын ныгыту өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз (тиешенчә туклану, физик активлык, тәмәке тартудан һәм алкоголь эчүдән баш тарту).
Грипп билгеләре сизелсә, өегездән чыкмагыз, әмма табибка хәбәр итегез. Онытмагыз: үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү һич ярамый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев