Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз! Татарстанлыларга тагын бер чир яный

Россиядә кызамык белән авыручылар арта. Илнең төрле төбәкләрендәге эпидемиология хезмәтләренә кызамык йоктырган пациентлар килә башлаган, дип хәбәр итә инфекционистлар.

Шул ук вакытта соңгы ун елда авыру балаларда түгел, өлкәннәрдә ешрак күзәтелә, һәм нәкъ менә өлкәннәр бу кызамыкны аеруча авыр кичерә.

Кызамык вирусы – иң йогышлы авыруларның берсе, ә “антиваксерларның” күпьеллык хәрәкәте үз эшен эшләде – яшьләр арасында вакцина ясатылмаганнар күп, шуңа күрә инфекция хәзер тиз таралырга мөмкин. Без шуны күрәбез дә – төбәкләрдә һәм эре шәһәрләрдә кызамык белән авыручылар күп. 

Пульмонолог Олег Абакумов “Российская газета”га кызамыкның беренче билгеләре турында сөйләгән. 
Вирус лайлалы тышчалар аша үтеп кереп, күзләр кызарырга, ютәл башланырга мөмкин. 
Авыру берничә этапта уза: 
1.   Вирус организмга эләгеп беренче билгеләр күренгәнче инкубация чоры 8-18 көн.
2. Югары температура, көчле ютәл, конъюнктивит.
3. 4-8 көнгә тәндә тимгелләр барлыкка килә. Иң элек колак арты, баш артында чәч үскән сызыкта чыга, аннары йөзне, тәнне каплый.
3-4 көннән тимгел кубалаклана.

Олег Абакумов, кызамыкны грипп белән бутау куркынычы барлыгын да кисәтә. 
Вирустан саклану өчен вакцина кадатырга, тимгел чыккан кешедән ераграк торырга, антикүзәнәккә анализ тапшырырга киңәш итә. Анализ нәтиҗәсеннән чыгып, прививка кадатырга кирәк, ди.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев