Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт булыйк, дуслар!

«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Хәрәкәттә-бәрәкәт», «Байлык-бер айлык, саулык - гомерлек».

Салават нәрсәләр яза монда дисезме? Болар сәламәтлек турында мәкальләр. Әле монда аларның бер өлешен генә яздым. Чыннан да, ни генә дисәң дә, барысы да сәламәтлеккә бәйләнгән. Аз гына салкын тиеп, борынга томау төшсә яки температура күтәрелеп, йөткертә башласа, дөньяның бер яме дә күзгә күренми. Көне буе диярлек дару эчеп, кроватьта  ятасы гына килә инде андый вакытта. Авыру сорап килми инде ул, диярсез. Анысы шулаен шулай да бит, үз-үзеңне чыныктырып, сәламәт яшәү рәвеше алып барсак, бернинди дә грипп ише авырулар безгә янамас.

Нәрсәләр керә соң сәламәт яшәү рәвешенә? Иртән торып бераз физик күнегүләр ясап алсак, бер дә артык булмас. Хәрәкәтле уеннар: җәен-футбол, волейбол; кышын-хоккей, чаңгы шуу иммунитетны арттыра, диләр врачлар.

Минем әнием дә Әтнә больницасында медсестра булып эшли. Минем колагыма сәламәтлек турында гел тукып тора. Мин инде, әлбәттә сүзләренә колак салам. Телефонны да кулыма бик алмаска тырышам. Сәламәт булыйк, дуслар! Бик олы байлык ул,саклыйк без аны!

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе, 5 нче сыйныф укучысы Хәкимуллин Салават Фәнил улы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев