Сез безнең җирдәге фәрештәләр
21 июнь көнне медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Россиядә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Ул СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы Указы белән билгеләнә.
Арабызда ак халатлыларга ярдәм сорап бармаган бер кеше дә юктыр. Хәзерге заманда бигрәк тә. Ыгы-зыгылы тормышта ашыгабыз, чабабыз, сәламәтлегебезне кайгыртырга вакытыбыз юк. Әмма әҗәл якадан тоткач, медицина вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез.
...Иртәнге сәгать 8ләр тирәсе. Район үзәк больницасы каршысыннан алып театр бинасына кадәр машина тезелгән. Көндәлек күренеш бу.
Кызганыч, без адәм балалары бер дә сырхауламый тормыйбыз шул. Әле ярый безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган табибларыбыз, шәфкать туташларыбыз бар.
Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бу юлы терапия бүлегендә эшләүчеләр турында язарга булдык. Биредәге бүлектә дә иртәдән тормыш кайный. Шәфкать туташлары үз эшләре белән мәшгуль: кемгәдер система куялар, кемдер укол ясата, компьютерга нидер язалар (язмыйча кара, көне-төне эшләсәң дә эшләмәгән буласың). Терапия бүлеге табиб һәм шәфкать туташлары өчен бу гадәти эш көне саналса да, бирегә дәваланырга килүчеләр өчен – икенче көнгә ышаныч. Бүгенге көндә биредә табиб Фәйзәли Халимзода, өлкән шәфкать туташы Рузия Садриева, шулай ук шәфкать туташлары Альбина Сафина, Алисә Шәйхетдинова, Тәслимә Галәүтдинова, Гөлшат Галиева, Зөлфия Галиева, Айгөл Шәрипова, Азалия Әхмәтова хезмәт куя. Ә авыручы райондашларыбыз бик күп.
Ахыры, башы 1 биттә.
Шәфкать туташы Альбина Сафина:
– Терапия бүлегендә кан басымы, шикәр чире, бронхит, пневмания, анемия һәм башка төр чир белән авыручылар ята. Больницада көндезге стационарга дәваланырга килүчеләр дә бар. Аларны да без карыйбыз. Бүгенге көндә 20ләп кеше көндезге стационарга йөри,– диде.
Көндезге сәгатьләрдә Рузия, Алисә, Альбина хезмәт куйса, башка шәфкать туташлары төнге сменада эшлиләр. Терапия бүлеге турында язганда техник хезмәткәрләрне дә телгә алып китми мөмкин түгел. Гөлзада Халиуллина, ул биредә иң зур стажлы хезмәткәр, Гөлсия Сафина, Алсу Шиһапова белән Филсинә Каюмова да биредәге чисталыкны сакларга тырышалар. “Алардан башка булмый. Бер генә көн идән юылмаса да, эш харап”, – ди шәфкать туташы Альбина Сафина.
Читтән карап торганда, барысы да бер җай белән, тыныч кына барадыр кебек. Чөнки табиб һәм шәфкать туташларының игътибарлылыгы, һәр авыру белән шәхси аралашулары моның ачык мисалы.
Әмма шушы тыныч күңел, нур чәчеп торган йөз артында күпме йокысыз төннәр, йөрәккә үтеп кергән мизгелләрнең булуы бары тик ак халатлы фәрештәләрнең үзләренә генә мәгълүм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев