Шикәр диабеты: профилактика күренгәнгә караганда җиңелрәк!
2025 елда диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча икенче типтагы шикәр диабеты безнең пациентларның яңа диагнозлары арасында икенче урынны алды.
2025 елда диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча икенче типтагы шикәр диабеты безнең пациентларның яңа диагнозлары арасында икенче урынны алды.
Ә кандагы шикәрнең югары булуы 160 тан артык кешедә ачыкланган. Бу борчый, чөнки авыру мәкерле: башта ул үзен берничек тә күрсәтми, ә аннары сиздермичә генә йөрәккә, бөерләргә, күзләргә һәм аякларга зарар китерә.
Әтнә үзәк район хастаханәсе табиблары икенче типтагы диабет үсешен булдырмау өчен берничә гади принципны гына истә тотарга кирәк диләр: Күбрәк хәрәкәт итегез! Даими физик активлык кандагы шикәрнең нормаль дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә. Хәтта көн саен җәяү йөреп кайту яки күңелгә ятышлы спорт белән шөгыльләнү дә туры киләчәк.
Татлы һәм онлы ризыклардан баш тартыгыз!
Конфет, пирожный һәм күмәчләрне артык күп кулланмагыз. Яңа җиләк-җимеш, яшелчә яки чикләвек кебек файдалы ашамлыкларны сайлагыз.
Дөрес ашагыз!
Күбрәк яшеллек, балык, кош ите, тулы бөртекле продуктлар һәм аз майлы сөт ризыклары ашагыз. Мондый продуктлар организмны файдалы матдәләр белән баета һәм авырлыкны контрольдә тотарга ярдәм итә.
Стрессны контрольдә тотыгыз!
Даими борчылулар диабет үсеше куркынычын арттыра. Тынычлану ысулын табыгыз: медитация, йога, хобби яки якын кешеләр белән аралашу киеренкелекне киметергә ярдәм итәчәк.
Исегездәме, сәламәтлегегез үзегездән тора!
Сезне диспансеризациягә һәм профилактик тикшерүләргә көтәбез. Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш»милли проекты кысаларында бушлай үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев