Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 68 очрагы ачыкланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә.

Узган тәүлектә 68 очрак теркәлгән, моннан алдагы көнне 71 кеше әлеге инфекцияне эләктергән иде.

52 пациент (моннан алдагы көнне – 40 кеше) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 195 301 очрагы ачыкланган.

Шул ук вакытта, 192 244 кеше (шуларның унтугызы – узган тәүлектә) терелгән. Моннан алдагы көнне 67 пациентның савыгуы хакында хәбәр ителгән иде.

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны үзгәрешсез калды – 2010. Ковидтан вафат булучылар турында соңгы соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.

Искәртеп узабыз, Росстат әле 2022 елның октябрендә үк коронавирустан вафат булучылар турындагы мәгълүматларны игълан итүдән туктады. Гадәттә, алар Федерация субъектлары белешмәләреннән аерылып тора. Әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел коронавирус Татарстанда үлемгә китергән бары тик алтынчы сәбәп булган.

Тулаем алганда, Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручылар бер көн эчендә 8504 кешегә арткан. 6729 пациент савыккан. 1169 кеше хастаханәгә озатылган. 41 кеше вафат булган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/songy-taulekta-tatarstanda-koronavirus-infekciyasenen-68-ocragy-acyklangan-5866427

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев