Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Сәламәтлек

Табиб-эпидемиологы Гөлия Мифтахетдинова киңәш итә

Йогышлы чирләргә каршы прививка ясату, ясатмау турында бәхәсләр күптәннән бара.

 Табиблар куркыныч инфекцияләрдән при­вивка ясатмаган очракта, сәла­мәтлеккә зур зыян килү ихтималы турында кисәтсә, гади халык вакцина ясатудан курка. Вакцина белән бәйле мифлар һәм уйдармалар турында район үзәк больницасы табиб-эпидемиологы Гөлия Мифтахетдинова белән сөйләшәбез.
– Ни өчен прививкалар ясау бик мөһим? Шул хакта аңлатып үтсәгез иде.
– Күз алдыгызга китерегез: вирус яки бактерияләр сезнең тәнегезгә үтеп керергә тырышалар, әгәр дә прививка ясалган булса, аларны анда каршылык — махсус әзерләнгән күзәнәкләр армиясе көтә. Бу инде организмның аңа һөҗүм башланганчы ук каршылык күрсәтергә әзерлеге дип аңларга кирәк. Бу сатып алынган иммунитет дип атала, һәм нәкъ менә аны вакциналар формалаштыра.
– Тиешле прививкалар  ясалмаган очракта, авыру ихтималы күпкә арта диләр...
– Дөрестән дә, үлем куркынычы булган чирләр бар, ә хәзер без алар турында вакциналар ярдәмендә оныттык диярлек. Мәсәлән, кызамык, полиомиелит, дифтерия... Элек балалар массакүләм рәвештә алар белән авырган, күбесе инвалид булып калган яки һәлак булган. Ә хәзер бу авырулар бары тик күпчелек кешеләргә прививка ясатканга гына сирәк була башлады. Шуны да онытмаска кирәк, йогышлы чир белән авыртудан бигрәк, аның нәтиҗәсе күпкә куркынычрак. Йогышлы чирләр белән авырту инвалидлыкка, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. 
Шуны да онытмаска кирәк, үзең йогышлы чир йоктырмаска да мөмкинсең, әмма янәшәдәге: балалар, өлкәннәр, иммунитеты какшаган авырулар турында онытмаска кирәк. Күп санда халык прививка ясаткач, коллектив иммунитеты барлыкка килә, һәм башкаларны да яклый. Вируслар бит бер хуҗадан икенчесенә сәяхәт итәргә ярата.
– Прививкалардан баш тарту эпидемияләр куркынычы тудырамы?
– Без илләр һәм континентлар арасында инфекцияләр җиңел күчә торган глобаль дөньяда яшибез. Йогышлы авырулар теләсә кайсы вакытта кабынып китәргә мөмкиннәр, һәм прививка ясатмаган кешеләр мондый кабынуларның беренче корбаннары була. Шуңа күрә, соңыннан табиблар буйлап йөгереп йөргәнче һәм айлар буе дәваланганчы, вакытында прививка ясату яхшырак.
Гади нәтиҗә: прививка ясату – ул үз сәламәтлегең һәм якыннарыңның иминлеге турында кайгырту. Аннан куркырга кирәкми, ә тикшерелгән фәнни мәгълүматларга ышанырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев