“Табиб һөнәрен сайлавыма үкенмим”
Ринат Мәхмүт улы Хәкимҗанов... Районыбызда әлеге табибны белмәгән кеше юктыр.
Район үзәк больницасына кайсы гына вакытта килсәң дә табиб терапевт-кардиолог Ренат Хәкимҗанов кабул итә торган бүлмә янында су буе чират. Һәркемнең аның янына керәсе, табибның шәфкатьле сүзен булса да ишетәсе килә. Ә ул һәр авыруны диккать белән тыңлый, карый, киңәшләрен бирә, дәва билгели.
...Чыгышы белән Түбән Шашы авылыннан ул. Күңгәр урта мәктәбен тәмамлагач, башта ветеринария юнәлешенә укырга керә. Әмма кешеләрне дәвалыйсы килү теләге көчлерәк булып чыга, медицина юлын сайлый. Казан медицина университетын тәмамлагач, 2005 елдан район үзәк больницасына эшкә кайта. Һәм гомергә туган җирендә төпләнеп кала. Шушы еллар эчендә үзенең тырышлыгы, тынгысызлыгы белән халык арасында ихтирам яулый. Олысы да, кечесе дә аңа хөрмәт белән «Ринат Мәхмүтович» дип эндәшә.
Ринат Мәхмүт улының пациентлары: “Аллаһтан бирелгән табиб” диләр аның турында олылап. Чыннан да, Ринат Мәхмүт улы көннең кайсы вакытында гына мөрәҗәгать итсәң дә, бервакытта да синең гозереңне тыңламыйча калмый. Алай гына да түгел, бүгенге көндә аңа рәхмәт әйтеп яшәүчеләрне санап бетерә торган түгел.
Ринат Мәхмүт улы көненә 25тән артык авыруны кабул итә. Участок терапевты буларак, аннары авылларга чыгып китә.
– Бөтен кеше дә район үзәк больницасына килеп җитә алмый. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр.
Бирегә килгәч тә, өченче катка кадәр менәргә кирәк. Шуңа да авылларга чыгып карыйбыз, – дип аңлатып үтте табиб.
Тын гына Ринат Мәхмүт улының эшләвен күзәтәм. Янына бер-бер артлы авырулар кереп торган, аларның һәркайсын диккать белән тыңлаган табибтан, әлеге һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме, дип сорап куйдым. Әлеге сорауны бирүемә оялып та куйдым хәтта. Хезмәтен яратмаса, Гиппократ антына тугры калып, 20 елдан артык шушы хезмәттә эшли алырмы икән соң ул? Ринат Мәхмүт улы үзе дә бернинди икеләнүләргә урын калдырмыйча, соравына зур өндәү билгесе куйган кебек, “Юк”, – дип җавап бирде.
Исән-сау эшләгез, сайлаган һөнәрегез бары тик күңел тынычлыгы гына алып килсен.
***
Ә гомумән алганда, безнең район үзәк больницасы табиблары барысы да мактауга лаек – тырышлар, үз һөнәрләренең осталары. Әлбәттә, яннарында табибны күз карашыннан аңлаучы шәфкать туташлары, үз эшләренең осталары булган техник хезмәткәрләр, яхшы хезмәт шартлары тудыручы җитәкчелек, ә барыннан да бигрәк, ихлас рәхмәтле һәм матур сүзле халык яшәгән җирдә башкача була да алмый. Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне – ак халатлы фәрештәләр! Һәркайсыгызга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев