Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бер тәүлек эчендә 25 кеше ковид белән хастаханәгә озатылган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны акрынлап кими бара.

Бер тәүлек эчендә республиканың 71 кешесе инфекция йоктырган, 25 кешегә госпитализация кирәк булган, дип хәбәр ителә стоп.коронавирус.рф порталында. Шул ук вакытта 113 кеше савыккан.

Россиядщ тулаем алганда, узган тәүлектә 6 мең 202 ковид-очрак ачыкланган. 8 мең 110 кеше сәламәтләнгән. Инфекциядән 56 кеше үлгән.

Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова эпидемиягә каршы кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, россиялеләр якынлашып килүче Яңа елны федераль дәрәҗәдә бернинди чикләүләрсез һәм локдауннарсыз каршылый алачак, дип белдергән иде. Ул шулай ук Россиядә күбесенчә «омикрон» таратылуын әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ber-taulek-ecenda-25-kese-kovid-belan-xastaxanaga-ozatylgan-5864935

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев