Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда бишенче көн рәттән ковид йоктыруның йөздән артык очрагы теркәлә

Татарстанда коронавирус очраклары арту дәвам итә – узган тәүлектә 126 кеше инфекция йоктырган.

Бу стопкоронавирус.рф. порталы мәгълүматларыннан күренә.

54 кеше хастаханәгә озатылган. Соңгы ике көндә республикада ковидтан терелеп бетүчеләр булмаган.

Пандемия башланганнан бирле республикада 155 660 кеше авырган, 150 611 кеше дәваланып беткән, инфекциядән 1 998 кеше вафат булган.

Шимбә көнне Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республика халкына җәмәгать урыннарында һәм транспортта битлек киеп йөрергә киңәш итте. Шулай ук Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ковидка каршы күмәк иммунитетны арттыру эшен ныгытырга йөкләмә бирде. Бер атна элек республика Президенты хезмәт коллективларында битлек режимын кертергә боерган иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев