Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә.
Узган тәүлектә республикада яшәүче 65 кеше ковид йоктырган, алдагы көндә шундый 60 очрак теркәлгән булган.
Хастаханәгә коронавирус белән авыручы 45 кеше, ә алдагы көндә 37 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 194 869 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.
Шул ук вакытта республикада яшәүче 192 102 кеше (узган тәүлектә – 19 кеше, бер көн элек – 30) бу чирдән савыккан.
Республикада коронавирустан 2010 кеше үлгән. Бу чирдән үлем турында соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-koronavirus-ioktyrucylar-sany-kabat-arta-5866153
Нет комментариев