Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус йоктыруның 54 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган. Өч пациент хастаханәгә китерелгән.

Шул ук вакытта бу чирдән 43 кеше терелгән, яңа үлем очраклары ачыкланмаган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Узган тәүлектә Россиядә ковид йоктыруның 2754 очрагы ачыкланган, 2990 кеше терелгән, 41 кеше үлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-koronavirus-ioktyrunyn-54-yana-ocragy-terkalgan-5865323


Нет комментариев