Cтопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 очрагы ачыкланган.
19 һәм 20 гыйнварда күрсәткечләр бераз артканнан соң, соңгы көннәрдә бу өлкәдәге вазгыять янә тотрыклы төс алды.
12 пациент хастаханәгә озатылган, 43 кеше терелгән. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 194 682 очрагы теркәлгән.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-songy-taulekta-tagyn-65-kese-koronavirus-infekciyase-ioktyrgan-5865982
Нет комментариев