Татарстанда тагын 135 кеше коронавирус йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 135 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны кимү дәвам итә.

Узган тәүлектә 135 кеше коронавирус йоктырган, ә алдагы көндә – 140.

Барлыгы 35 кеше хастаханәгә китерелгән, ә 208 кеше ковидтан терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Пандемия башланганнан бирле республикада ковид йоктыруның 187 600 очрагы ачыкланган, ковид корбаннары саны 2 мең кешедән арткан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tagyn-135-kese-koronavirus-ioktyrgan-5862273


Нет комментариев