Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 180 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 180 очрагы ачыкланган, 22 кеше хастаханәгә озатылган.

Рәсми мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 202 мең 425 очрагы теркәлгән.

Шул ук вакытта, 199 мең 350 кеше (шуларның 223е – узган тәүлектә) терелгән.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 12 мең 512 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 1475 пациент хастаханәгә озатылган. 13 мең 759 кеше савыккан, 36 кеше коронавирус корбаны булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев