Татарстанда тагын 295 кеше коронавирус йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 295 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда ковид белән авыруның яңа очраклары саны өч йөздән кимрәк.

Соңгы тәүлектә инфекцияне 295 кеше йоктырган, бер көн элек бу күрсәткеч 318 булган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.

Татарстанда яшәүче 77 кешене хастаханәгә салганнар, 127 авыручы савыгып чыккан. Пандемия башланганнан бирле төбәктә барлыгы 183 760 авыру очрагы теркәлгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tagyn-295-kese-koronavirus-ioktyrgan-5861273


Нет комментариев