Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус белән авыруның 84 яңа очрагы теркәлгән.
Шулардан 59 авыру кеше хастаханәгә урнаштырылды, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
Пандемия башланганнан бирле республикада рәсми рәвештә Covid-19 авыруының 151 728 очрагы расланган. 147 306 кеше терелгән, шул исәптән 160 кеше соңгы тәүлектә савыккан.
Инде ике атнадан артык төбәктә Covid-19 коронавирусыннан үлүчеләрнең гомуми саны пандемия башланганнан бирле 1995 очрак дәрәҗәсендә саклана.
Россиядә тәүлек эчендә ковид белән авыруның 3326 яңа очрагы расланган.
Нет комментариев