Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әтнәдә 23 кешедә табылган

Узган тәүлектә Татарстанда 3 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 2951 яңа очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч кичәгедән кимрәк, кичә 3159 кеше ковид йоктыруы ачыкланган иде.

«219 кеше хастаханәгә салынган. Коронавирус белән авыручылар арасында 442 кешегә 18 яшь тә тулмаган», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар төбәкнең 45 муниципалитетында да ачыкланган. Иң күп авыру очраклары Казанда теркәлгән, анда 1414 кеше ковид йоктырган. Чаллыда шундый 249 очрак теркәлгән.

Шулай итеп, 22 февральгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 100695 тапкыр куелган. Татарстанда 65 459 кеше (узган тәүлектә — 3280 кеше) коронавирустан терелгән.

Әтнәдә 23 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев