4 февраль Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көне.
Шул уңайдан «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» нең Әтнә җирле бүлеге җитәкчесе Саттарова Лилия Марс кызы «Тормыш — иң мөһиме!» дип исемләнгән мәгълүмати листовкалар һәм кызыл тасмалар таратты, шулай ук халыкка бу көнне оештырылуы турында сөйләде һәм яман шешкә каршы көрәшкә теләктәшлек йөзеннән тасманы беркетергә тәкъдим итте.
Нет комментариев