Үпкәләрне нинди гадәтләр иң тиз үтерә?
Диспансеризацияне калдырмагыз!
Үпкә яман шеше үсеше куркынычы факторларын ике төргә бүлеп була – эчке һәм тышкы. Эчке куркыныч факторларына генетика һәм сулыш юлларының хроник авырулары керә:
Әгәр сезнең якын туганнарыгыз үпкә рагы белән авырган булса, сезнең шәхси куркынычыгыз арта.
Сулыш системасының хроник авырулары сезне автомат рәвештә югары куркыныч зонасына кертә.
Авыру ихтималын арттыра торган тышкы куркыныч факторлары:
- Химикатлар, дизель выхлоплары, Асбест, мышьяк һәм тузан белән бәйле һөнәри эшчәнлек.
- Әйләнә-тирәдә радонның югары концентрациясе.
- Тәмәке тарту үпкә рагы үсеше куркынычын 15 тапкырга арттыра. Хирургик дәвалану узган пациентларга һәм сәламәт кешеләргә тәкъдимнәр:
- Элек онкология авырулары белән очрашкан очракта, динамик күзәтү буенча табиб киңәшләрен үтәгез.
- Ел саен күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен ике проекциядә эшләгез.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев