Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 189 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта башлады. Соңгы тәүлектә республикада 189 авыру теркәлгән (15 мартта - 181 очрак, 14 - 189). Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.

18 пациент хастаханәгә китерелгән, ә моңа кадәр бер көн алдан 26 кеше хастаханәдә дәвалана башлаган. Пандемия башыннан бирле Татарстанда барлыгы 201106 кеше ковид йоктырган.

Республикада бу чирдән барлыгы 197817 кеше (узган атнада - 246) терелгән. Бер көн алдан 203 кешенең савыгуы турында билгеле булды.

Республикада Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны элеккечә 2010 кеше кала. Татарстан территориясендә бу чирдән үлем очрагы соңгы тапкыр 20 гыйнварда теркәлгән.

Гомумән Россиядә бер көндә 13009 кеше ковид йоктырган. 1403 пациент хастахангә китерелгән. 11360 кеше коронавирустан терелгән. 38 кеше шул чир корбаны булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев