Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Вирусларның нинди төре генә юк

Авыруга алтын карават та ярдәм итми, диелә халык мәкалендә. Табиблар да чирне дәвалауга караганда, булдырмый калу өчен профилактик чаралар күрсәң яхшырак, дип киңәш итә.

Шулай, әлбәттә. Тик чир синнән сорап тормый шул. Аның кайчан аяктан егасын белеп тә булмый. Соңгы атнада да Әтнә район үзәк больницасына мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. 9 гыйнвардан 14енә кадәр ОРВИ белән авыручылар 39 булган, шуның 9ы – балалар. Әлеге авыручыларның 5сендә – пневмония, 2 кешедә коронавирус чире ачыкланган.

15 гыйнвардан 19 гыйнварга кадәр 30 ОРЗ очрагы теркәлгән, шуның 3се – балалар. Ике кешегә коронавирус, тагын икесенә пневмония диагнозы куелган. Грипп белән авыручылар да бар. 2022 елда – 3, ә 2023 елда инде 1 кешегә грипп диагнозы куелган.

Грипп кинәттән югары температура белән башлана. Температура 39­40 градуска кадәр күтәрелә. Баш, мускуллар, тамак авыртуы, коры йөткерү күзәтелергә мөмкин. Инде грипп белә авырып киткән очракта, табиб чакыртырга кирәк, үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Ятып торырга тырышыгыз һәм күп итеп су эчегез.

– Бүген илдә вируслы авырулар таралган вакытта, һәркем сәламәтлеген, иммунитетын ныгыту өстендә эшләргә тиеш. Барлык кешеләргә дә, бигрәк тә риск төркеме затларына (өлкәннәргә, хроник авырулары булган кешеләргә) шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, хәле начарланганда өйдә калырга һәм медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кеше күп җыела торган урыннарда, медицина оешмаларында һәм социаль учреждениеләрдә булганда маска режимын сакларга киңәш ителә, – диде район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова. 

Бүгенге көндә вирусларның төрләре бик күп. Шуңа күрә сакланырга тырышыгыз. Авырганчы, авырмый калу күпкә яхшырак, минемчә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев