2028 елда Әтнәдә боз сарае булачак
2030 елга Татарстанның һәр районында Боз сарае төзеләчәк.
Хәзер Татарстанда 53 боз сарае бар. Әмма хакимият моның белән генә тукталмаска карар кылган, шуңа күрә Роман Ротенберг юкка гына республиканы «миниатюрадагы Канада» дип атамаган. Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән ареналар төзү буенча яңа программа эшли башлый. Аның бюджеты 7-8 млрд сум дәрәҗәсендә бәяләнә, ел саен ике-өч объект төзеләчәк. Ахыргы максат – 2030 елга Татарстанның һәр районын Боз сарае белән тәэмин итү көтелә. Бу хакта «Бизнес онлайн» хәбәр итә.
«Бизнес Онлайн»ннан алган мәгълүматлар буенча, төзелеш эшләре этаплап барачак. Һәр сарай бер елга кадәр төзеләчәк. 2026 елда-өч, 2027 елда — ике, 2028 елда-өч, 2029 һәм 2030 елда — икешәр төзиячәкләр.
ТР Хоккей федерациясе районнар үз сарайларын нинди тәртиптә алачагын билгеләгән..
Ул 12 районнан рейтинг төзеде: беренче урыннарны сарайга мохтаҗлар алды. Кайдадыр, мәсәлән, үз командасы булырга мөмкин, әмма күнегүләргә ул күрше районнарга йөри. Яки бөтен дәресләр урам шугалакларында алып барыла. Беренче бәхетлеләр-Аксубай, Яңа Чишмә һәм Тукай районнары. Алар үз объектларын 2026 ел нәтиҗәләре буенча алачак, ә уңышлы тәмамланса, эшләр 2025 ел ахырында ук башланачак.
Аннары Спас һәм Югары Ослан районнарына чират җитәчәк (2027). Аннан соң сарайларны Кайбыч, Әлки һәм Әтнә (2028), Тәтеш һәм Кама Тамагы (2029) һәм, ниһаять, Мөслим һәм Ютазы (2030) районнарында төзиячәкләр.
Объектлар типовой булачак. Мисал итеп Алексеевск бистәсендә 2022 елның декабрендә төзелгән Боз сараен алачаклар. Ягъни аренада 58×28 м зурлыктагы боз кыры, дүрт чишенү бүлмәсе, шулай ук көч күнегүләре өчен зал булачак, дип хәбәр ителә «Бизнес Онлайн» сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев