Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Җәйнең яшел күлмәгенә көз мәрҗән кыеп чигә...

Шушы матур сүзләр искә төште Күлле-Киме мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган Уныш бәйрәмендә. Игътибар итик әле шул көзне бизәүче мәрҗәннәргә.

Иң беренче булып миләш, балан күз алдына килә. Залда алар да бар. Алар да   бит табигать-анабызның юмарт бүләге. Биек дәү өстәлдә кабаклар тәгәрәшеп ята, алмалар. Суганга да урын бар. Әле кайбер яшелчәләр җанланган да. Аларга күзләр куелган, елмаеп безне каршыладылар кебек тоелды.

Нинди генә яшелчә юк монда! Чәчәкләр турында онытып торам икән. Алар да бихисап, күңелләрне күтәреп торалар. Күңел күтәрү дигәндә, ничек кенә күтәрделәр әле безнең күңелләрне! Мин һәрдаим сокланып карыйм үзебезнең мәдәният хезмәткәрләренә. Нинди генә чара уздырмыйлар алар балалар белән. Безнең турында , ветераннар турында әйтеп торасы да түгел. Мәдәният йорты җитәкчесе Саләхова Чулпанның һәр хәрәкәте үлчәнгән булыр, һәр чара җиренә җиткереп уйланылган. Бүген дә шулай булды. Матур-матур җырлар җырланды. Сокландык Йосыпова Гүзәлиянең, Гайнетдинова Флүрәнең  чыгышларына. Дуэт та бар иде. Гиниятова  Алсу белән Хәмитова Энҗе башкарган җырлар шулай ук беркемне дә битараф калдырмады.  Уенннарга да катнаштык, мин дә бәрәңге “утырттым”, ләкин Мәсхүдәгә җитә алмадым. 

Табышмакларга җаваплар  эзләдек. Табигатькә багышланган табышмакларның күбесенең җавабын беләбез икән. Мәрвәрнең мәгьнәле шигырьләрен тыңладык.  Шул дәрәҗәдә шигъриятне ярата, һәрбер вакыйгага шигыре әзер аның. Менә шушы тамашаның дирижеры Чулпан иде. Бик күңелле үтте чара. Нинди Уңыш бәйрәме була инде ул, чәй өстәле булмаса. Нинди генә ризык юк монда! Көзнең байлыгын чагылдыра алар: кабак, балан бәлеше, алма ләвәше, өчпочмак, белен, салатларның әллә ниндиләре. Кайнатмалар турында әйтеп тә тормыйм.  Халык өчен шушындый бәйрәм оештырган мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтле без. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез аларга.

  Саимә Сабирова, Ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев