Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Алар гаделлек сагында

12 гыйнварда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Ел башында, Яңа елга аяк басканда, 12 гыйнварда Россия прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

 Бу үзенә күрә, бер символикага да ия кебек. Чөнки прокуратура хезмәткәрләре граж­даннарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен, хокук сак­лау, җирле үзидарә органнары тарафыннан, шулай ук иректән мәхрүм итү, җәзаларны үтәү һәм мәҗбүри характердагы чаралар куллану урыннарында законнар үтәлешен күзәтә.

Җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм коррупциягә каршы көрәш буенча барлык хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияли. Дәүләт гаепләвен хуплау һәм барлык төр судларда дәүләт һәм гражданнар мәнфәгатьләрен яклый. Законнар нигезендә административ тикшерүләр һәм прокурор тикшерүләре уздыра. Закон чыгару һәм хокук булдыру эшчәнлегендә катнаша, коррупциягә каршы экспертиза уздыра.

Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. Прокуратура император исеменнән дәүләт учреждениеләренең эшенә һәм дәүләт карарларының үтәлешенә һәрдаим күзәтчелек оештыру, җирле законнарның империянекенә тәңгәл килүен һәм властьтан законсыз файдалануга каршы көрәш максатында оештырыла. 
Әтнә районы прокуратурасы район төзелүгә бәйле рәвештә, 1991 елда РФ Генераль прокуроры боерыгы нигезендә оешты­рыла.
Әтнә районы прокурор вазыйфаларын Равил Шәмсетдинов, Илсур Габдрахманов, Нурия Сабирҗанова, Ильнур Мортазин башкарды.

Бүгенге көндә район прокуроры итеп Марат Газизов билгеләнде.

Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев