Артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат
Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.
Татарстан язучылар берлеге мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.
- Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында туган.
- 1961-1972 елларда – Г.Камал исемендәге театрда артист.
- 1972 елдан – Казан телевидениясендә режиссер.
- 1987-1992 елларда Казан телевидениясендә баш режиссер.
Әхтәм Зарипов турында: «Театр актерларын халыкка таныткан Әхтәм Зарипов турында: «Астан да, өстән дә бәяләнмәгән шәхес»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев