Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проектына кушылды
Афәрин!
«Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узучы «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары — Нуриев Ислам һәм Салимьянов Алмаз да уңышлы чыгыш ясады. 2 нче курс студенты Салимьянов Алмаз чемпионатта лаеклы рәвештә 3 нче урынны яулады.
Татарстан Республикасы «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында көллиятләргә һәм техникумнарга керүне җиңеләйтүче федераль экспериментта актив катнаша. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы да әлеге экспериментка кушылып, киләчәк буыннарга һөнәр сайлау юлында ярдәм итү максатыннан, 2026 елның 22 апрелендә 8–11 сыйныф укучылары өчен кирәкле һөнәрләр һәм уку перспективалары белән таныштыру көнен оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев