Әтнә егет-кызларына Россия паспортлары тапшырылды
12 июнь - Россяи көне. Шул уңайдан район администрациясендә тантаналы чара узды.
12 июньдә Россия үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан район администрациясендә тантаналы чара узды.
Анда ундүрт яше тулган яшүсмерләргә күптән көтелгән паспортлар тапшырылды. Чарада яшь гражданнар гына түгел, бу истәлекле көннең шатлыгын уртаклашырга әти-әниләр дә катнашты.
- 14 яше тулгач, һәркем кулына паспорт ала. Ә паспорт кеше гомерендәге иң мөһим документларның берсе. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия булган документларның берсе. Паспорт алгач, кеше үзенең гамәлләре өчен дә җавап бирә башлый, – дип тантананы шундый сүзләр белән ачып җибәрде алып баручы Рамил Шә0рәфиев..
Тарихи мәгълүмат
1724 елда Россиядә Петр I һәм сенат указлары белән ил халкы өчен хәзерге паспортларга охшаш функцияләрне үтәүче төрле документлар кертелә. Әмма мондый кәгазьләр бары тик дәүләт өчен кыйммәтле булган төрле өлкәләрдәге осталарга гына бирелгән. Мондый документлар алган кешеләр ирекле була һәм чикләүләрсез Россиянең бөтен территориясендә хәрәкәт итә ала иде. Шул ук чорда Петр I дворяннарның чит илгә чыгу шартларын яңадан карый. Нәкъ менә югарыда күрсәтелгән боерык документлары белән Россиядә XIX гасыр уртасына кадәр гамәлдә булган паспорт системасы оештырылган.
Тантаналы чараны ачып, иң беренче сүзне район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев алды.
- - Бүген без тантаналы чарага җыелдык. Россия көне алдыннан сезгә паспортлар тапшырабыз. Алдагы көннәрегездә сезгә бары тик уңышлар гына телим, – дип изге еләкләрен җиткерде..
Үзенең чыгышында ул җаваплылыкның мөһимлеген ассызыклады. Ул яшьләрне актив гражданнар булырга, иҗтимагый тормышта катнашырга, үз-үзләрен үстерергә һәм үз максатларына ирешергә омтылырга өндәде.
Яшь гражданнарны шатлыклы көннәре белән котлап, район миграция хезмәте җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов та:
- - Бүгеннән башлап, сез үзегезнең чын Россия гражданнары булуыгыз белән горурлана аласыз. Бүгенге чараның Россия көнендә узуы сезнең өчен икеләтә бәйрәм. Чөнки бу көн сезнең тормышыгызда истәлекле вакыйга булып, гомергә сакланып карачак, – диде ул.
Сәламләү сүзеннән соң паспортлар тапшыру тантанасы башланды. Һәр документ яшүсмерләр алдында чиксез мөмкинлекләр ача торган яңа этапка күчү символы кебек булды. Паспорт алучыларның һәрберсенең карашы бәхет һәм горурлык белән балкыды. Әти-әниләр үзләренең хис-кичерешләрен яшермәделәр, балаларына мәхәббәт белән карадылар, алар үз тормышларының яңа бүлегенә аяк басалар иде.
Бу көнне 8 яшь гражданга паспортлар бирелде. Наил Шаһиев, Әмир Фазлыев, Инсаф Хәмидуллин, Камилә Шакирова, Булат Мөхәммәтгалиев, Алан Кузнецов, Динә Баязитова, Зәмирә Низамиева район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев кулыннан паспортлар алдылар.
Бу тантана барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Ул искәрткәнчә, илнең киләчәге аның һәр гражданына бәйле, һәм нәкъ менә яшь кешеләр аның өмете һәм таянычы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев