Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә егетләре Арчадан Казанга киттеләр

24 октябрь көнне Арча һәм Әтнә районнары буенча өлешчә мобилизациягә эләккән егетләрнең чираттагы төркеме Казанга китте.

Махсус хәрби операциягә чакырылучы егетләр иртәнге алты тулганчы Арча шәһәренең спорт мәктәбе бинасына җыелдылар. Биредә аларның сәламәтлекләрен тикшереп, шәхси документларын барладылар.
Егетләр бина эчендә булса, урамда аларның әти-әниләре, туганнары, балалары тизрәк исән-сау кайтуларын теләп торды.
Өлешчә мобилизациягә чакырылган егетләрне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Азат Вахыйтов һәркайсын исемләп барлап чыкты.

Әтнә районнан китүче егетләребезне якыннары белән бергә район советы урынбасары Фәрит Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, авыл җирлеге башлыклары озата бардылар. Алар егетләребез изге теләкләрен җиткерделәр, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев