Әтнә районы юлларында чокыр-чакырларны ямау башланды
Олы Әтнә авылының әйләнгеч юлында «Татавтодор»ның Арча филиалы Әтнә участогы хезмәткәрләре чокыр-чакырларны ремонтлау эшен башлап җибәрде.
Урысчалатып әйтсәк "ямочный" ремонт эшләре башта районыбызның Ары юлында узган.
- Иң элек ул юлда чокыр-чакырларны ямадык. Бүгеннән Олы Әтнә авылының әйләнгеч юлында эшне башлап җибәрдек, – дип эш барышы белән таныштырды оешманың мастеры Алмаз Галявиев.
Юлларда ремонт эшләре елдагыча март ахыры, апрель башларында башланып китә. Юл төзелеше оешмасы хезмәткәрләре һәрвакыттагыча иң элек юллардла барлыкка килгән чокыр-чакырларны башта чистарталар, өрдереп чүп-чарын чыгаралар, аннары шул чокырларга асфальт салыначак. Әлегә асфальтны шәһәрдән кайтарталар. Шушы көннәрдә Арчадагы асфальт заводы эшли башлаячак.
Елның-елында юлларны төзекләндереп торалар.
Шуңа да руль артында утыручыларга юлларда игътибарлы булыгыз, дип кисәтәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев