Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районында Җиңү бәйрәме узды (фоторепортаж)

Халкыбыз батырлыгы - мәңгелек

Көн салкынча, җилле булуга карамастан, Җиңү бәйрәме йөрәкләргә җылы бер рәхәтлек бирүе белән истә калды.

Елдагыча әфганчы ветераннар, мәктәпләрнең махсус формирование егетләре катнашында узган парад белән старт алды ул. Марш музыкасы астында атлаучыларны күреп, фотога төшерүчеләр күп иде. Социаль челтәрләрдә күп йөрер әле әлеге парад фотолары.

Ә бәйрәм өлеше Россия һәм Татарстанның Дәүләт флагларын “Туган як” паркындагы махсус урнаштырылган обелисклы мәйданга алып чыгу белән башланды. Һәлак булган, вафат булган батырларны бер минут тынлык һәм автоматтан махсус салют биреп сәламләделәр. Мәктәп укучылары әзерләгән импровизацияләнгән концерт номерларыннан соң, район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчесе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, “Татагролизинг” җитәкчесе Азат Җиһаншинның махсус әзерләнгән мәйданчыкларда мастер-класслар, күргәзмәләр белән танышып дәвам итте.

Бәйрәмнең төп өлеше үзәк мәйданда – сәхнәдә узды. Мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары һәм мәктәп укучылары ныклап әзерләнгәннәр. Бик матур бәйрәм булды. Афәрин! Махсус карарга килүчеләр дә күп иде биредә.

Район башлыгы үз чыгышында бәйрәм белән котлап, алда торган кыенлыкларны халкыбыз батырлыгы аша яулавыбыз турында искә алды. 

- Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын, махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, киләсе бәйрәмнәрне бергә каршыларга язсын иде, - дип ассызыклады.

Олы кунак Татарстан рәисе котлавын җиткереп, районыбыз халкына изге теләкләр белдерде.

Бәйрәмне алгы сафларда утырып инде вафат булган ветераннарның җәмәгатьләре, тыл ветераннары, махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләребез  күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев