Әтнә үзәк китапханәсендә мастер-класс узды
Соңгы хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсендә мастер-класс узды

Бүген укучыларның каникул ялларын файдалы итеп үткәрү максаты белән Әтнә үзәк китапханәсендә «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни белем бирү акциясе уңаеннан «Төсләр дөньясында» дип аталган мастер-класс узды.

Уңган һәм бик тә тыйнак райондашыбыз – үзебезнең иң актив укучыларыбызның берсе – рәссам, СНГ профессиональ рәссамнар берлеге әгьзасы Ильдар абый Валиуллин гасырлардан килгән татар халкының гүзәл мирасы -   читек рәсемен ясау серләре белән уртаклашты. 


Нет комментариев