Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдәге көфер почмакларын нишләтәсе?

Һаман да бер балык башы, дигәндәй. Кабат шул чүп мәсьәләсе инде.

Районда санитар-чистарту икеайлыгы дәвам итә. Олы Әтнә урамнары да акрынлап чүп-чардан чистарынып килә.

Елның-елында кар эри башлау белән район оешмалары хезмәткәрләре Әтнә урамнарын чүп-чардан арындырырга чыгалар. Кайбер урамнарда бу чүп проблемасы юк та. Ә менә кайсыбер урам чатлары бүгенге көндә баш авыртуына әйләнде валлаһи. Коммунар белән Татарстан урамы чаты үзе бер тарих. Чүп җыючы машина өелеп торган капчыкларны алып китүгә, аның артыннан кабат китереп куялар ул урынга.

Капчык дип язу бик каты яңгырый, юка пакетлар белән генә ташлап китәләр чүпләрне. Аннары аларны этләр тарата, чүп-чар тирә-юньгә тарала. Матур күренеш түгел, җәмәгать.

Туктатый бу эшне. Якында гына мәчет, күп кеше үзәк урамга шул урамнар аша чыга. Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Порфирьевтан ул урынга һичьюгы контейнарлар куеп булмасмы, дип тә сораган идек. «Ул хакта да уйладым инде. Кызганычка каршы, СанПин таләпләре буенча анда контейнерлар урнаштырырга ярамый», — диде ул. Сүзен дәвам итеп: «Тагын берүк сүзне кабатлау була инде. Чыбык-чабыкларны чыгармагыз, чүп машинасы алып китми, дип күп тапкырлар әйтелде, югыйсә». Әйтелә әлбәттә, тик ишетүче генә юк. 

Коммунар урамындагы чүп-чар салган урамны махсус күзтеп йөрдем. Чәршәмбе көнне чүп машинасы капчыкларны җыеп алып китте, икенче көнне юка пакет белән чүп ташлап та киттеләр. Әлбәттә инде аны этләр таратып та бетерде. Югыйсә, пәнҗешәмбе көнне чүп җыю көне түгел бит. Чүп-чар район үзәгендә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрне җыела.
Коммунар белән Татарстан урамнары кисешкән көфер почмаклары Пролетар урамында да бар. Иске коедан соң элек чүп куелган урынга бүгенге көндә дә чүп-чар ташлап китәләр. Әлеге чарасызлыктан котылуның берьюлы бар – видеокүзәтү урнаштырып караргадыр, бәлки. Видеокүзәтү аша кешесен, машина номерларын ачыклап, административ җаваплылыкка тартырга кирәктер. Эт коерыгын, кем киссә шул яхшы була, диләр безнең халыкта. Бәлки шундый кырысрак чарасын күрергә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев