Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Әтнәләрнең «Агроволга»дагы уңышлары

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә, 3-5 июль көннәрендә, 400ләп компания һәм бу өлкәнең 15 мең­ләп белгече катнашында, «Агроволга» (“ИделАгро”) Халы­кара агросәнәгать күргәз­мәсе эшли башлады.

Биредә Татарстан гына түгел, бөтен Россия аграрийлары ярыша. 
Ча­ра­­ны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ачып җибәрде.  
Аңлатып узыйк: монда агросәнәгать өлкә­сендәге яңалыклар тәкъ­дим ителә, әйтик, авыл хуҗалыгы техника­сы, запчастьләр, үсемлек­челек, цифрлашу, авыл ху­җалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм упаковкалау. Ә узган елны “Агроволга” үз тер­ри­ториясендә «Бөтен­россия кыр көне»н дә кабул иткән иде. Быел мөгезле эре терлек тоягын кисү буенча да Халыкара турнир узды. Анысында Россия, Беларусь Республикасы, Казахстан, Боливия, Куба ише дәүләтләрдән килгән 150 ветеринария ортопедлары ярышты.
Конкурста районның 5 күмәк хуҗалыгыннан 9 тана катнашты. «Таң» күмәк хуҗалыгы танасы «Вице-чемпион» исемен яулады. 
Ә “Трактор-шоу” бәй­гесендә Фәйзи Галиев исемендәге күмәк ху­җа­лыктан Ирек Галиев катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев