Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнәнең ял паркында ачык һавада спектакль уйналды

Менә ничә ел инде Татарстанның мәдәни проектлары театр залларыннан читкә – чын тормыш кайнаган ишегалларына чыга.

Шундый ачык мисалларның берсе – Олы Әтнәнең «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында театр тылсымы ачылды. Биредә балалар, яшьләр, өлкәннәр «Татарстанда җәй» проекты кысаларында спектакль карадылар.

Биредә - Карина һәм Дмитрий Булычевлар театрыннан «Татарстан-минем хәзинәм» иммерсив спектакле булды. Анда тамашачылар эшчәнлекне күзәтеп кенә калмадылар, аның актив катнашучылары да булдылар. Спектакльдән соң барысын да һава еланнары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс  карадылар.  

Паркта иҗади атмосфера хөкем сөрде – биредә «Ишегалдында театр» проекты кысаларында «Татарстан мое сокровище» («Татарстан-минем хәзинәм») спектакле узды.  Бу проект - мәдәни вакыйга гына түгел, ә чын халык җиңүчесе! Ул Татарстан Рәисе хуплаган «Курше Фест» конкурсында иң яхшысы булды, ә инициаторы – «Татарстан-Яңа гасыр»х әрәкәте.

Тантаналы ачылышта сәламләү сүзе белән район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов чыгыш ясады. Ә «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова проект чараларын оештыруда актив катнашканы өчен Айрат Каюмовка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Хнәфиевага, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең җирлек җитәкчесе Эльмира Мәгъсүмовага дипломнар тапшырды.

Спектакль тәмамланганнан соң, артистларга ярдәм иткән яшь артистларга да бүләкләр дипломнар тапшырылды.

Мондый инициативалар районнарда тормышны яктырта, халыкка яңа тәэсирләр бирә һәм кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев