Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Башланды!

Әйе, башланды, җәмәгать. 1 ап­ рельдән 2023 елның икенче яртыел­ лыгына газета -журналларга язылу кампаниясе старт ала.

Республика, район газета-журналлары өчен бу чорны “урак өсте” белән дә чагышырырга мөмкин. Күреп, ишетеп торасыз,соңгы вакытта газета-журналларга язылу чоры бик авыр уза. Моның сәбәпләре дә төрле. Интернетның колач җәюе, почта хезмәте белән дә бәйлиләр. Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә газета-журналларга ихтыяҗ бар әле. Хәер, тарихка күз салсак, нинди генә болгавыр еллар булмаган.

Ләкин газета укучылар барыбер булган,булды, булачак.Шул уңайдан “Әтнә таңы” газета укучыларына 1 апрельдән язылу чоры башлануын искәртеп узасы килә. Шунысын да әйтәсе килә, шушы айда газета-журналларга язылуның ункөнлеге дә көтелә. Ташламалы бәясе дә зур булачак. Бу хакта тагын бер хәбәр итәрбез. Язылуны җәйге айларга калдырганчы, аннары онытылып китәргә дә мөмкин, вакытында язылып калырга тырышыгыз.

Район яңалыклары, күренекле гаиләләре, мәктәп укучылары иҗаты, күмәк хуҗалык һәм җирлек яңа­лыклары – болар барысы да “Әтнә таңы” газе­тасында чагылыш таба. Соңыннан газе­таны каян алып була, бик кирәк, дип эзләнеп йөргәнче “Әтнә таңы”на язылыгыз. Газета ярты ел дәвамында өегезгә килеп торачак.

Газетага язылу өчен почта бүлек­ләренә, почтальоннарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев