Беренче урынны «Таң» хуҗалыгыннан Лилия Гәрәева алды
Котлыйбыз Лилия!
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 8нче республика конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашты.
Конкурста иң яхшы белгечләр — район ярышларында җиңүчеләр катнашты. Комиссия катнашучыларның лаборатор шартларда эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практик тәҗрибәсен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, шулай ук катнашучылар үз һөнәрләренең теоретик базасын белүләрен күрсәттеләр.
Сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 8нче республика конкурсында абсолют чемпион булып Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «АПК азык-төлек программасы» («АПК Продовольственная программа») ҖЧҖеннән Сөмбел Сафина танылды.
Беренче урынны Әтнә муниципаль районының «Таң» АХҖКыннан Лилия Гәрәева алды, икенче урында - Арча муниципаль районының «Яңарыш» («Возрождение») АФ ҖЧҖеннән Рамилә Вәлиуллина, өченче урында - Түбән Кама муниципаль районының «Орсис Агро» ҖЧҖеннән Любовь Ибәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев