Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бөек Ватан сугышының фидакарь тыл ветераннары һәм сугыш елы балалары!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрик итәм.
9 май – һәрберебез өчен изге көн. Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән каһарманнарны искә алу, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән ватанпәрвәрләрне, яланаяклы чактан “тормыш арбасы”на җигелеп, Җиңү көнен якынайтуга зур өлеш керткән ветераннарыбыз алдында баш иеп, рәхмәт әйтү көне ул.  Сезнең көчле рухыгыз, туган илгә булган мәхәббәтегез, фидакарь хезмәтегез безнең өчен һәрвакыт үрнәк.
Бүгенге көндә ир-егетләребез махсус хәрби операция зонасында дәүләт әһә­мия­тендәге катлаулы бурычны үтиләр. Аларга исән-имин туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Киләсе бәйрәмнәрне кадерлеләре белән янәшәдә, куанып каршы алырга язсын!
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә чын күңелдән бәхет, шатлык, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Якыннарыгызның күңел җылысын һәм кадер-хөрмәтен тоеп тормыш итегез. Дөньябызда тынычлык, татулык хөкем сөрсен!
Сезне тагын бер кат Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!
Габделәхәт Хәкимов,  Әтнә районы башлыгы                                                                                                                  
                                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев