Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Борычны кайчан утыртырга?

Борыч орлыклары озак шыту сәбәпле, аны иртәрәк утыртырга киңәш итәләр.

Болгар борычы безнең өстәл өстендә иң популяр яшелчәләрнең берсе. Татлы ризык булудан тыш, ул С витаминының кыйммәтле чыганагы да. Татлы борычны чи килеш тә еш кулланабыз, чөнки аңардан төрле салатлар әзерләргә була.

Борычны кайчан утыртырга соң?

Аны утырту вакыты турында төрле фикерләр йөри. Ни генә язсалар да, аны һәрбер төбәктә табигать шартларына карап утырталар.

Бакчачыларга аны 15 февральдән 10 мартка кадәр чәчәргә киңәш итәләр. Борыч орлыклары бик озак - 2 атнадан алып айга кадәр шытып чыгарга мөмкин. Аларны март ахырында чәчсәң, орлыкның апрель азагында гына тишелгән очраклары да бар.. Ул орлыкның сыйфатына да карый. Әгәр дә орлыкны шыттырып чәчсәгез, ул тизрәк чыгачак. Борыч үсентесе 60-70 көн үскәннән соң ачык грунтка утыртыла. Борыч күчереп утыртуны яратмый, шуңа күрә борыч орлыкларын аерым савытларга чәчү яхшырак. Борычның тамыр системасы зур түгел, шуңа күрә диаметры 10 см булган савыт та җитә.

Кайбер бакчачылар борыч орлыкларын ай календаре буенча да утырта. Уңыш күбесенчә үсентеләрне дөрес утыртуга да бәйле.

Ә теплицага күчереп утырту өчен уңай көннәр: 8, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 18 май. Бзнең якларда ачык грунтка борыч кыраулар тәмамлангач, якынча 10 июньнән соң утыртыла башлый.

Теплицада утырту өчен татлы борычның иң яхшы сортлары: Геркулес F1, Текила F1, Ред найт F1, Магно F1, Маркони, Калифорния могҗизасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев