Бүген Россия студентлары көне
25 гыйнвар көнне Россия студентлары көне билгеләп үтелә.
Бүген Россия студентлары көне. Бу бәйрәм тарихы 1755 елга барып тоташа. Нәкъ шушы елда императрица Елизавета Мәскәү университетын ачу турындагы документка кул куйган.
Студентлар көне берничә гасыр элек үткән вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең әһәмияте бүген дә югалмый, чөнки студентлар — җәмгыятебезнең иң актив, позитив катламы. Алар тормышны башка төрле күрә, безне алга әйди.
Шул ук вакытта кеше гомеренең иң матур еллары да нәкъ шушы чорга туры килә — киләчәккә юл яру, җәмгыятьтә үз урыныңны табу, гомерлеккә үзеңә юлдаш булырлык кеше сайлау.
Фото ИИ ярләмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев