Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Чагыштырма мине беркем белән

Олы Әтнәдән Гөлфия Шиһапова иҗаты.

Чагыштырма мине беркем белән.
Минем кебек инде булалмас.
Минем кебек тагын башка берәү
Башын ташлап, утлар йоталмас.

Үзен уйламыйча бер тапкыр да,
Башкаларны уйлап уфтанмас,
Юк.. эзләмә!минем кебек юләр
Бу дөньяга инде туалмас!

Яхшы булам диеп, баш тиштереп,
Борын канатканнар бардыр да...
Юктыр ләкин чәче белән җирне
Себергәне язмыш каршында.

Чагыштырма, артык чибәрләрне
Үрнәк итеп куйма каршыма...
Бәхет бит ул чибәрлектә түгел,
Бәхет яши синең җаныңда.

Күңелеңдә кояш яши алса
Тирә юньдә шатлык күралсаң,
Барына да сабыр, түзем булып,
Кабатланмас кеше булалсаң.

Юкка түгел синең җирдә яшәү
Ошамаган бит мин беркемгә!
Сәерлегем үзем кебек серле
Төстер бары минем йөземә.!
 

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев