Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Дусым авылы һәйкәл каршында митинг үтте

«Җиңү һәркемнең йөрәгендә»

Дусым авылы һәйкәл каршында митинг үтте.

Авыл имамы Равил Фазылҗанов, яу кырында ятып калган авылдашлар  рухына дога кылып, чараны башлап җибәрде.

Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллинның чыгышы, яшь буынга сугышның авырлыкларын, әмма җиңүнең мөһимлеген генә түгел, ә тыныч елларда яшәү бәхетен аңлату яклы булды. Ул ветераннарның фидакарьлеген, аларның безнең хаклы яшәвебез өчен көрәшкәннәрен искә төшереп, яшьләргә Ватанны яратырга, аны сакларга өйрәтергә кирәклекне ассызыклады.

Ветераннар советы рәисе Рүзәл абый, шулай ук ветераннарыбыз истәлегенә багышлап язылган шигырь укыды. Аның эчкерсез сүзләре, һәркемне уйга салып, шушы җирне, шушы авылны сакларга, аның киләчәге өчен тырышырга чакыруы һәр катнашучының күңеленә үтеп керде.

Бер минут тынлык, һәйкәлгә венок салу – бу адымнар, авыл халкының, аларның кылган батырлыклары, аларның безгә калдырган мирасы турында онытмаганыбызны күрсәтә. Дусым балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең мавыктыргыч шигырьләре, җыр-биюләре, җиңүнең киләчәк буыннар өчен дә мөһимлеген, яшь буынның бу бәйрәмне тирән хөрмәт белән кабул итүен күрсәтте.

Бу чара, чыннан да, "Җиңү һәркемнең йөрәгендә" икәнлеген дәлилли алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев