Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Этләргә чип кую дәвам итә

Белгәнегезчә, без ветеринария берләшмәсенең мал табиблары февраль аенда районда терлек тоткан шәхси хуҗалыклар белән договор төзү эшләрен алып барабыз.

Бу бик кирэк эш, чөнки халыкта күпме сыер, бозаулар, сарыклар бар икәнен белү йогышлы чирләргә каршы көрәшү өчен кирәк. Шулай ук шәхси  хуҗалыкта терлекләргә индивидуаль номер (чип) кертү эшен дә дәвам итәчәкбез. Элек исәпкә алыган терлекләр күбесе суелган (иткү киткән) яки сатылган. Ә яна туган бозауларның элегң индивидуаль номеры (чип) куелмаган, яз көне йөреп кан алганда сибирка һәм башка йогышлы авыруга каршы вакцинация үткәргәндү чип куюны дәвам итәчәкбез. Һәр эшләнгән эш компьютерда «Реагро» системасында шушы чиплар аша күренеп тора. Кемдә ничә сыер, бозау, сарык бар алардан лейкоз, бруцеллез һәм башка йогышлы авыруга каршы эш эшләнгән күренеп барылачак. Бу хәзер бик мохим. Шулай ук этләргә дә чип кертә башладык. Бу мәсьәләгә аңлап, каршы килмичә эш башкару кирәк, чөнки кемнең этенә котыру авыруына каршы вакцинация үткәрү күренеп торачак. Барлык эшләнгән эш терлекнең һәм кешеләрнеә сәламәтлеге белән бәйләнгән. Быел 2 айдан югары бозаулардан башлап барлык эре-мөгезле терлекәэн яз һәм көз бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү өчен кан алачакбыз. Мал табибларына бу эшләрне башкарып чыгу өчен сезнең каршылыклар тудырмыйча, дөрес аңлап, бердәм булып, барлык терлекне яшермичә эшне оештыруга сезнең ярдәм итүегез дә сорала!

Әтнә ветеринария берләшмәсенең баш эпизоотологы  Шагиев Сәлих

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев